Эчтәлеккә күчү

Гөбләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөбләләр latin yazuında])

Гөбләлә́р (Aphidinea) - тигезканатлылар отрядыннан бөҗәкләр асотряды. Якынча 2,5 мең төре билгеле, башлыча, уртача поясларда яши; Русиядә берничә йөз төре билгеле.

Озынлыгы 0,5-0,6 мм; корсагы кыска, кабарынкы, күбесенчә балавыз катламы белән капланган. Үсемлекләрдә колонияләр булып яшиләр. Үрентеләрнең очына тупланып, яшь үсемлекләр сыекчасы белән тукланалар. Яфракларның бөгәрләнүенә, үренте очларының формасы үзгәрүгә, авыру үсентеләр - галлар (кутырчыклар) үсүгә китерәләр. Күп гөбләләр төрле азык белән туклана: аерым сезонда бер төр үсемлекләрдә яшиләр, аннан соң икенче төргә күчәләр. Елына берничә буын үрчиләр. Гөбләләрнең үсеш циклы катлаулы, җенесле һәм җенессез буыннар чиратлашып үрчи. Аталанган күкәйләр кышлыйлар, яз көне алардан канатсыз, аталанмыйча үрчи торган (партогенетик) ана бөҗәкләр чыга. Җәй көне яңа колонияләр барлыкка китерүче аталанмыйча үрчи торган ана-бөҗәкләр (мигрантлар) барлыкка килә. Гөбләләр бүлеп чыгарган баллы сыекчалар белән (баллы чык) кырмыскалар туклана, умарта кортлары аларны чык балына әйләндерә.

Гөбләләр бакча һәм паркларга, урманнарга һәм культуралы үсемлекләргә шактый зыян китерәләр. Гөбләләр белән зарарланган үсемлек ботаклары начар үсәләр, күбесенчә үләләр; Гөбләләрнең кайбер төрләре йогышлы авырулар таратучылар. Татарстан территориясендә иң зарарлылары: яшел алмагач гөбләсе (Aphis pomi), алмагач һ.б. орлыклы җимеш агачларын, бигрәк тә яшь үсентеләрне нык зарарлый; чөгендер гөбләсе (A. fabae), озынлыгы 2 мм, кара төстә, шикәр чөгендерен нык зарарлый тамырлы үсемлекләрне башкаларга алыштыру белән үрчи (балан, ясмин, кабар агачы, үләнчел үсемлекләр); борчак гөбләсе (Acyrthosipphon pisum) - кузаклы культуралар корткычы (люцерна, тукранбаш, борчак, кәрешкә һ.б.); кыяклылар гөбләсенең төрле төрләре - авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычлары (үсемлекләрнең зарарланган өлеше саргая, бөтерелә һәм үләләр).

Гөбләләр белән көрәш чаралары: культурага гөбләләргә бирешмәүче сортларны кертү, үсемлекләрне бөҗәк үтергечләр белән эшкәртү, кузаклыларны иртә чәчү, агротехник чаралар.